Татарстанда төнгә 19 градуска кадәр салкынайта
Көн темасы

Татарстанда төнгә 19 градуска кадәр салкынайта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 22 мартта, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республикада урыны белән көчле булмаган буран көтелә. Бераз кар ява. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исә.

Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 11-16, аязган вакытта - 19 градус салкын булачак. Көндез исә 1-6 градус салкын булуы фаразланыла.


Казанда төнге сәгатьләрдә - 11-14, аязган вакытта - 17 градус салкын. Көндез 1-4 градус салкын булачак.

23 мартка каршы төндә Татарстанда бераз кар ява. Урыны белән буран, юлларда - бозлавык. Җилнең тизлеге секундына 15 метрга җитеп көчәергә мөмкин. Һава температурасы чагыштырмача җылырак булачак - 2-7, аязганда гына 11 градуска кадәр салкынайта.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/55507
Фотосы:obverser.r-b.ru


Һава торышы

Нет комментариев