Татарстанда салкынча һава торышы саклана
Көн темасы

Татарстанда салкынча һава торышы саклана

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 9 июньдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Синоптиклар республикада кыска вакытлы яңгырлар фаразлый. Көндез явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исә.

Татарстанда уртача һава температурасы төнге сәгатьләрдә - 8, көндез - 19 градус җылы булачак.

Казанда төнлә - 7, көндез 18 градус җылы булачак.

http://intertat.ru

Фотосы: e-news.pro


Нет комментариев