Татарстанда көчле җил һәм яңгыр көтелә
Көн темасы

Татарстанда көчле җил һәм яңгыр көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 9 сентябрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итә.

Республиканың күпчелек районында яңгыр, урыны белән көчле яңгыр явачак. Көнбатыш, төньяк-көнбатыш тарафтан искән җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитеп көчәергә мөмкин.

Көндезге һава температурасы Татарстанда - 11-16, Казанда - 14-16 градус җылы булачак.


10 сентябрьгә каршы төндә яңгыр явачак, җилнең көчәю ихтималы да бар. Һава температурасы 5-10 градус җылы булачак.

intertat.ru

Фото: news.mail.ru


Нет комментариев