Татарстанда чагыштырмача җылы һава температурасы саклана
Көн темасы

Татарстанда чагыштырмача җылы һава температурасы саклана

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 10 февральдә, аязучан болытлы һава торышы саклана.

Төнлә явымсыз булачак. Көндез исә урыны белән бераз кар явуы көтелә. Юлларда - бозлавык.

Һава температурасы Татарстанда төнлә - 5-10, аязган вакытта - 13 градус салкын булачак. Көндез бераз җылырак - 0-5 градус салкын булыр дип фаразланыла.

Казанда төнге сәгатьләрдә - 7-9, көндез 0-2 градус салкын.

11 февральгә каршы төндә 10-14 градуска кадәр салкынайта, ди синоптиклар.

Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/54051

Фото: https://im2-tub-ru.yandex.net/i?id=986bea14f7f551fb8cd60a823b705716&n=33&h=215&w=344


Һава

Нет комментариев