Татарстанда буран көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 29 гыйнварда, иртән һәм көндез көчле кар явуы көтелә, буран чыгачак. Көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитеп көчәя. Юлларда кар көртләре саклана.
Буран вакытында күз күреме 1 чакрымнан кимрәк булачак дип фаразлый синоптиклар. Республикада уртача һава температурасы төнлә - 13-18, көнчыгыш рйоннарда - 19-24 градус салкын булачак. Ә иртән һава температурасы сизелерлек күтәрелә башлый һәм көндез 4-9, көнчыгышта - 15 градус кына салкын булачак. Иң җылысы көньяк-көнбатыш районнарда, иң салкыны - көньяк-көнчыгышта.
Казанда төнге сәгатьләрдә - 16-18, көндез 7-9 градус салкын.
30 гыйнварга каршы төндә кар ява, кайбер районнарда буран чыгачак. Һава температурасы - 5-10 градус кына салкын була, дип ышандыра синоптиклар.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/53615
Фото: https://im2-tub-ru.yandex.net/i?id=919fab6c1f0ae058af8968e26673eb3a&n=33&h=190&w=278
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев