Татарстанда буран көтелә
Көн темасы

Татарстанда буран көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүгенгә фаразлары белән уртаклашты.

Идарә мәгълүматларына караганда, бүген - 3 февральдә, иртән һәм көндез көньяктан, көньяк-көнбатыштан көчле җил исә, җиңелчә буран көтелә һәм юеш кар явачак.

Республикада уртача һава температурасы көндез 2 градуска кадәр җылы булачак. Казанда исә 1 градус җылы.

4 февральгә каршы төндә күпчелек районнарда кар, юеш кар ява, аерым районнарда - буран. Һава температурасы 0-5 градус салкын булачак дип фаразлый синоптиклар. Сак булыгыз, юлларда бозлавык.

Источник: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/53790

Фото: http://misanec.ru/wp-content/uploads/2016/01/Metel_mi897btdfrubfinfihuhil88851306.jpg


буран

Нет комментариев