Татарстанда бераз суыта
Көн темасы

Татарстанда бераз суыта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе якын көннәргә фаразлары белән уртаклашты.

Бүген, 17 августта, республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә.
Көндезге һава температурасы Татарстанда - 15-20, Казанда 16-18 градус җылы булачак.
18 августка каршы төндә болытлы һава торышы саклана, урын белән яңгыр көтелә. Һава температурасы 8 градуска кадәр төшә.
http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/6800-tatarstanda-beraz-suyita.html
Фотосы: http://taaasty.com/~ekaterinaaa/9828505

Һава торышы суыту

Нет комментариев