Татарстанда бераз салкынайта
Көн темасы

Татарстанда бераз салкынайта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 30 майда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Синоптиклар фаразлавынча, бүген республикада явым-төшем күзәтелми. Төньяк-көнчыгыштан һәм төньяктан талгын җил исә.

Татарстанда көндезге уртача һава температурасы 20-25 градус җылы булачак. Республиканың көньяк һәм көньяк-көнбатыш районнарында иң җылы һава температурасы саклана.

Казанда бүген көндезге сәгатьләрдә 22-24 градус җылы булачак.


31 майга каршы төн шулай ук яңгыр яумый. Һава температурасы 4 градус кына җылы булыр дип фараз кылына.

http://intertat.ru

Фотосы: oboi.kards.qip.ru


Нет комментариев