Татарстанда һава торышы бозыла
Көн темасы

Татарстанда һава торышы бозыла

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 18 апрельдә, һава торышының көйсезләнүе көтелә.

Синоптиклар фаразлавынча, иртән һәм көндез җилнең тизлеге 15-20 метр секундка җитеп көчәюе көтелә, яшенле яңгыр булуы ихтимал. Аерым районнарда көчле яңгыр явачак. Урыны белән томан төшәргә дә мөмкин.

Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 3-8, көндез - 10-15 градус җылы булачак. 19 апрельгә каршы төндә 7 градус җылы булачак.

http://intertat.ru/tt/


Һава торышы

Нет комментариев