Татарстанда – атмосфера корылыгы. Бу куркынычмы?
Татарстанда атмосфера корылыгы башланды. Бу хакта "Татар-информ"га авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, Казан дәүдәт аграр университетының гомуми игенчелек, үсемлек һәм селекцияләрне саклау кафедрасы мөдире Радик Сафин хәбәр иткән.
Белгеч сүзләренчә, атмосфера корылыгы язгы культураларның җир өсте массасы үсүне һәм көзге культураларда бөртек формалашуны акрынайта икән. Быел атмосфера корылыгы аеруча начар булырга охшап тора: майдагы эсселек аркасында үсемлекләрнең тамыр системасы зәгыйфь формалашкан. Мондый шартларда авыл хезмәтчәннәренә үсемлекләрне төрле ашламалар белән тукландыру киңәш ителә, ди белгеч.
Дөрес, әлегә туфракта дым җитмәү турында сүз бармый. Шулай да соңгы вакытта явым-төшемнәр җитәрлек түгел икән.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/45421
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев