Төнлә һәм көндез республикада урыны белән томан төшә, күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Казанда томан төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә саклана.
Төнлә җепшек кар һәм яңгыр яву ихтималы да бар. Көндез явым-төшем күзәтелми. Төнлә юлларда урыны белән бозлавык хасил булуы да мөмкин.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 0-5 градус салкын, көндез исә 3-8 градус җылы булачак.
Казанда төнлә - 3 градус салкын, көндез 6 градуска кадәр җылыта.
30 мартка каршы төндә җепшек кар, пыскак яңгыр ява, томан төшә. Һава температурасы 4 градуска кадәр салкынайта.
Нет комментариев