Татарстанда 4 градуска кадәр җылыта
Көн темасы

Татарстанда 4 градуска кадәр җылыта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 25 мартта, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республикада төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда кар, җепшек кар, аерым районнарда карлы яңгыр ява чак. Томан төшә, юлларда бозлавык саклана.

Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 1-6, аязганда - 12 градус салкын булачак. Көндез 1 градус салкыннан 4 градуска кадәр җылыта.

Казанда төнге сәгатьләрдә - 4-6 градус салкын булса, көндез 0-2 градус җылы булыр дип фараз кылына.


26 мартка каршы төндә чагыштырмача җылы булачак - һава температурасы 3 градус салкыннан 1 градуска кадәр югары күтәрелә. Җепшек кар, яңгыр һәм пыскак яңгыр ява.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/55649

Фотосы: www.rewalls.com


Һава торышы

Нет комментариев