Татарстанда 3,4 миллион тонна ашлык җыелган
Татарстанда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның тулай җыемы 3,4 млн. тонна тәшкил иткән.
Бу хакта ТР Премьер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде. Марат Әхмәтов сүзләренчә, уңайлы һава шартлары бөртеклеләрне җыеп бетерергә мөмкинлек биргән. Бөртеклеләрнең тулай җыемы 3,4 млн. тонна тәшкил иткән, гектар уңышы - 21,7центнер. Иген уңышы буенча иң зур күрсәткечләр исемлегенә Арча (150 меңнән артык тонна), Актаныш (141 мең тонна), Тукай (133 мең тонна) Буа (120 мең тонна) районнары кергән.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/48928
Фото редакция архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев