Татарстанда 27 градуска кадәр җылыта
Көн темасы

Татарстанда 27 градуска кадәр җылыта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 24 майда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә. Төнлә яшенле яңгыр ява. Яшен вакытында көньяк-көнчыгыштан искән җил секундына 15-18 метрга җитеп көчәя.

Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 9-14 градус булса, көндез - 27градуска кадәр күтәрелә.


Казанда төнге сәгатьләрдә - 14, көндез 25 градус җылы булыр дип фаразланыла.

intertat.ru

Фотосы: svoyurist.blogspot.ru


Нет комментариев