Татарстанда 10 градуска кадәр җылыта
Көн темасы

Татарстанда 10 градуска кадәр җылыта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 30 мартта, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Синоптиклар фаразлавынча, бүген республикада явым-төшем көтелми, урыны белән - аеруча көнчыгыш төбәкләрдә, томан төшү ихтималы бар. Көньяк-көнчыгыш тарафтан талгын җил исә. төнлә һәм иртән юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин.

Татарстан буенча уртача һава температурасы төнлә - 4 градус салкын булса, көндез 10 градуска кадәр күтәрелә.


Казанда иртәгә көндезге сәгатьләрдә 9 градус җылы булачак.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/55807

Фотосы: edu.vm.ru


Һава торышы

Нет комментариев