Татарстанда 10 градуска кадәр суыта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 22 октябрьдә, алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Явым-төшем көтелми, көньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Республика буенча уртача һава температурасы төнге сәгатьләрдә - 3-8, көнчыгыш районнарда 10 градуска кадәр суыта. Көндез 1 градус салкыннан 4 градуска кадәр җылы булачак.
Казанда шулай ук явым-төшем көтелми. Төнлә - 3-5 градус салкын, көндез 2-4 градус җылы булачак.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50021
Фото:http://www.itop.freewallpaper-s.net/wp-content/uploads/wallpapers3\2880x1800.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев