Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына бишенче чакырылыш депутатлар сайлау йомгаклары

Балык бистәсе территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматлар буенча тавыш бирүдә барлыгы 21128 сайлаучы катнашкан. Бу-исемлеккә кертелгән барлык сайлаучыларның 96,36 процентын тәшкил итә.

Республика сайлау округы буенча иң күп тавышны "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге җыйган. Бу партияне яклап 20421 сайлаучы ( барлык сайлаучыларның 96,65 проценты) тавыш биргән. Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе-370 (1,75 процент), ЛДПРның региональ бүлеге-114 (0,54), "Гадел Россия" партиясенең региональ бүлеге-99 (0,47), «Россия коммунистлары» коммунистлар партиясе-42 (0,20), Татарстан республикасы туган партиясе-27 (0,13), "Родина" партиясе-22 (0,10) тавыш җыйганнар.
48 номерлы бер мандатлы Лаеш сайлау округы буенча Балык бистәсе районы территориясендә Дмитрий Анатольевич Самаренкинга 20538 сайлаучы (97,2 процент) тавыш биргәннәр. Рәмис Дамир улы Нугманов-361 (1,71процент), Петр Михайлович Кузнецов 187 (0,89 процент) тавыш җыйганнар.
Бу сайлаулар халыкның актив катнашуы белән аерылып торды. Инде фаразланганча, зур күпчелек "Бердәм Россия" партиясен яклап тавыш бирделәр. Бу балыкбистәлеләрнең "Бердәм Россия" исемлеген җитәкләгән Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка югары ышаныч, зур хөрмәт күрсәтү нәтиҗәсе дә. Республиканың тотрыклы социаль-икътисади үсеше, федераль һәм дөньякүләм дәрәҗәдә абруй казануы Президентыбыз һәм хөкүмәтебез тоткан курсның дөрес булуын раслый. Республикада, шул исәптән безнең районда, кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән 27 социаль программа эшли. Соңгы елларда районыбызның күп кенә авылларында төзелгән, ремонтланган клублар, мәктәпләр, балалар бакчалары, фельдшерлык-акушерлык пунктлары, спорт мәйданчыклары, юллар моның ачык дәлиле булып торалар. Шунысы мөһим, күп кенә төзелешләр җыеннарда яңгыраган халык үтенечен исәпкә алып башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев