Кичә, 22 июльдә, Казанга Россия спорт министры Виталий Мутко килде. Башкалада ул ике көн дәвамында Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты узачак объектларда булачак, Халыкара йөзү федерациясе (ФИНА) җитәкчелеге белән очрашачак.
Виталий Мутко кичә Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән берлектә спорт объектларының ярышларга әзерлеген карап чыкты. Аерым алганда, алар чемпионатның ярыш объектларында - "Казан Арена" стадионында, "Казансу"да булды, Су спорт төрләре сараен, Су тубы өчен арена белән таныштылар.
Виталий Мутко күргәннәре белән канәгать калуын ассызыклап: "Әзерлек дәрәҗәсе ягыннан спорт объектлары таң калдыра. Гомумән, барысы да югары дәрәҗәдә. Әлбәттә, 50 метрлы бассейннар урнаштырылган "Казан Арена" стадионы яхшы тәэсирләр калдырды. Зур, яхшы спорт бәйрәме узачагын тоям. Ышанам ки, Казан онытылмаслык дөнья чемпионаты уздыра алачак", - дип җиткерде.
Соңыннан Виталий Мутко һәм Рөстәм Миңнеханов "Татнефть-Арена"да булды. Анда кичә чемпионат ачылышының генераль репетициясе узды.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/46619
Фото: www.роснародспорт
Нет комментариев