Синоптиклар янәдән яшенле яңгыр һәм көчле җил булачагы хакында кисәтә
Көн темасы

Синоптиклар янәдән яшенле яңгыр һәм көчле җил булачагы хакында кисәтә

Синоптиклар фаразына караганда, һава торышы 2 июньдә көннең икенче яртысында бозыла.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүген көннең икенче яртысында һәм кичен һава торышының бозылуы турында кисәтә.

Синоптиклар фаразлары буенча, бу вакытта Татарстанда һәм Казанда урыны белән яшенле яңгыр, көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга кадәр ( Казанда секундына 18 метрга кадәр) көчәючән кыска вакытлы җил көтелә. Моннан тыш, боз явуы ихтимал.

Чыганак: татар-информ


Нет комментариев