Синоптиклар буран һәм бозлавык фаразлый
Көн темасы

Синоптиклар буран һәм бозлавык фаразлый

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 27 ноябрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Кар, төнлә кайбер районнарда көчле кар явуы, буран чыгуы ихтимал. Юлларда - бозлавык, кар көртләре саклана. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәя.

Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 3-7, көндез 0-4 градус салкын булачак.

Казанда да кар ява. Төнге сәгатьләрдә 3-7, көндез 1-4 градус салкын булыр дип фаразланыла.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51418

Фото: http://files.surfory.com/uploads/2015/2/15/54e0d5ee1f395d05228b456c/54e0eabd1f395d755b8b45c1.jpg


буран

Нет комментариев