Синоптиклар балыкбистәлеләрне яшен һәм көчле җил турында кисәтә
Көн темасы

Синоптиклар балыкбистәлеләрне яшен һәм көчле җил турында кисәтә

Татарстан синоптиклары чираттагы кисәтүен таратты.

Кисәтүләргә караганда 20 июльнең 18:00 сәгатьтән 21 июльнең 18:00 сәгатенә кадәр республикада һава торышының бозылу ихтималы саклана. Бүген кич, төнлә һәм иртәгә көндез яшен һәм көчле җил көтелә. Яшен вакытында көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк.

intertat.ru

Фотосы: 8plus1.ru


Нет комментариев