Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 5 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республикада вакытлы явым-төшем көтелә: кар ява. Җил көньяк-көнбатыштан исә, талгын. Юлларда - бозлавык.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 2-7 градус салкын булачак. Көндез исә 1 градус җылыдан 4 градуска кадәр салкынайта.
Казанда төнге сәгатьләрдә - 2-5 градус салкын булачак. Көндезге сәгатьләрдә 1 градус җылыдан 2 градуска кадәр генә салкын булуы фаразланыла.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51725
Фото: http://static.panoramio.com/photos/large/101154364.jpg
Нет комментариев