Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сак булыйк суыктан!

Татарстан Республикасы Гидрометүзәге кисәтүләренә караганда, аномаль суык һава торышы хакимлеген дәвам итә. Бу атна азагына температураның нормадан 15-18 градуска, ягъни 35-40 градуска төшүе фаразлана. Димәк, сак булыйк суыктан! Бу җәһәттән, урыннардагы кайбер рәсми затларның киңәш-фикерләренә колак салу да зыянга булмас. Мансур Китаев-район үзәк хастаханәсе баш табибы: -Мондый суыкларда, иң әүвәл,...

Татарстан Республикасы Гидрометүзәге кисәтүләренә караганда, аномаль суык һава торышы хакимлеген дәвам итә. Бу атна азагына температураның нормадан 15-18 градуска, ягъни 35-40 градуска төшүе фаразлана. Димәк, сак булыйк суыктан! Бу җәһәттән, урыннардагы кайбер рәсми затларның киңәш-фикерләренә колак салу да зыянга булмас.
Мансур Китаев-район үзәк хастаханәсе баш табибы:
-Мондый суыкларда, иң әүвәл, җылы киенеп йөрергә кирәк. Спиртлы эчемлекләр кулланудан чикләнү зарур. Аннан, бик ихтыяҗ булмаса урамга озакка чыгулардан да, кечкенә балаларның үзләрен чыгарулардан да тыелып торырга кирәк. Инде өшү очраклары була кала икән, вакытында ук медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итү күпкә отышлырак булыр.
Айрат Сафиуллин-район ЮХИДИ бүлеге начальнигы:
-Бик олы, кичектергесез ихтыяҗың булмаса юлга чыкмавың хәерлерәк. Аеруча, озын юлларга. Инде чарасызлыктан кузгалырга туры килә икән, иң беренче таләп-машинаң төзек, гарантияле булсын. Запас тәгәрмәч, җылыту приборларын, кайнар чәеңне, ризыкны онытмаска кирәк. Балалар белән юлга чыгудан аеруча тыелу сорала.
Илсур Садыйков-район мәгариф бүлеге җитәкчесе:
-Беренчедән, укучылар өчен каралган температура режимы таләпләрен үтәргә кирәк. Һава торышы 20 градустан түбән булганда-башлангыч, 25 тән түбән булганда-урта, 28 дән түбән булганда югары сыйныфтагылар укулардан азат ителәләр. Мәктәп җитәкчелеге җылыту системаларының тотрыклы эшләвен даими контрольдә тотарга бурычлы.
Киңәш-фикерләрне В. Фатыйхов язып алды.
фото yandex.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев