Редакция коллективы хезмәткәрләре газета укучыларын туачак Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән котлый!
Укучыларыбызның район гәҗитенә тугры калулары өчен без рәхмәтлебез.
Шулай ук Бәдәмша Вәлиев, Гүзәл Хәбибуллина, Фәйрүзә Бәдәмшина, Алия Хәбибуллина, Светлана Кутлина, Владимир Кулыгин һәм кебек актив хәбәрчеләребезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Алар безнең белән һәрвакыт хәбәрдар булдылар, эчтәлекле һәм кызыклы язмаларыгыз белән сөендереп тордылар. Аларга 2016 ел тагын кайнар иҗади ялкын, дәрт алып килсен. Барыгызга сәламәтлек юлдаш булсын, яшәү дәртегез сүрелмәсен!
Укучым! 2016 елда газетабызның беренче саны 13 нче гыйнварьдә чыгачак. Укыгыз, языгыз, шалтыратыгыз. Без сездән хәбәрләр көтеп калабыз.
"Авыл офыклары" редакциясе коллективы.
Вазыйх Фатыйхов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев