Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы Илһам Валеев Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан котлый

Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары! Кадерле райондашлар!

Бөек Җиңү илебез халкы өчен иң зур бәйрәм. Ул тиңдәшсез батырлык, какшамас бердәмлек, Ватаныбызга чиксез мәхәббәт символы буларак кешелек тарихында мәңгелек урын алды. Бу данлы, шанлы бәйрәм барлык милләтләр өчен якын, кадерле.

Халкыбыз коточкыч авыр сынаулар кичереп, сынмыйча, сыгылмыйча Бөек Җиңүгә иреште.

Бу көнне без сугыш кырында ятып калганнарны, исән-имин туган якларына әйләнеп кайтканнарны, көнне-төнгә ялгап тылда хезмәт куйганнарны зур хөрмәт белән искә алабыз, һәлак булганнарны зыярат кылабыз.

Бу Җиңүдә балыкбистәлеләр дә зур, изге өлеш керттеләр. Тугыз райондашыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаеклы булуы гына күп нәрсә хакында сөйли.

Без сугыш хатирәләрен мәңгеләштерүгә районыбызның хәтер сандыгын яңарту, яңа истәлекләр белән баету өстендә ныгытып эшлибез. Бөек Җиңүне каршылаган бу көннәрдә Балык Бистәсе гимназиясендә якташыбыз, каһарман танкист, гвардия капитаны Петр Иванович Савинов исемендәге хәрби дан музее ачылды. Зәңгәр Күл авылында һәйкәл-обелиск төзелде. Бу башлангычларда Наилә ханым Шиһапова, Владимир Савинов кебек фидакарьләрнең торуы аеруча кыйммәт. Бу елларның батырлык үрнәкләре киләчәк буыннарга тулырак барып ирешсен дигән максатта колачлы эшләр башкарабыз. Халык үз геройларын белергә тиеш!

Хөрмәтле ветераннарыбыз, балыкбистәлеләр! Илебезгә азатлык яулаган каһарманнарыбызга мәңгелек дан! Барыгызны да Бөек Җиңү көне белән тәбрик итәм. Ил-көнгә тынычлык, гаиләләрегезгә иминлек, муллык телим. Тыныч хезмәт олы җиңүләр алып килсен, бүгенге һәм киләчәк буыннарга да сугыш ачылары күрергә язмасын!

Фото: bygaga.com.ua

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев