Көн темасы
Район башлыгы Илһам Валеев укучыларга тантаналы рәвештә “Признание” премияләре тапшырды (фотолар)
Район башлыгы Илһам Валеевның уку елы йомгаклары буенча тапшырыла торган "Признание" Гранты премиясе булдырган иде. Шушы көннәрдә ул Рәсәй һәм республикакүләм олимпиадаларында җиңү яулаган укучылар һәм аларның ата-аналары, укучыларны әзерләгән педагоглар белән очрашты һәм олы җиңүләре уңаеннан аларга котлау сүзләрен җиткерде.
Быелгы уку елында районыбызның җиде укучысы дәрәҗәле җиңүләр яулаганнар һәм призерлар булганнар. Рәсәй күләмендә үткән олипиадада әдәбият фәне буенча Балык Бистәсе 2 номерлы мәктәбенең унберенче сыйныф укучысы Татьяна Назарова, биология фәне буенча Олы Елга мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Алсинә Сафиуллина, ә республикакүләм үткән олимпиадаларда исә татар теле фәне буенча Котлы Бөкәш мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Динә Юнусова, Түбән Тегермәнлек мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Айсылу Васикова, Күгәрчен мәктәбеннән дүртенче һәм унынчы сыйныф укучылары Илназ Зәйнуллин һәм Миләүшә Әмирова призерлар булганнар. Рус теле фәне буенча исә Балык Бистәсе 2 номерлы мәктәбенең җиденче сыйныф укучысы Ләйсән Гатауллина республика күләмендә җиңүчеләр пьедсталенә күтәрелгән. Район башлыгы Илһам Валеев әлеге укучыларга тантаналы рәвештә "Признание" премияләре, аларны әзерләгән укытучыларга һәм мәктәп директорларына Рәхмәт хатлары тапшырды.
Гөлназ Зарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев