Муниципаль район башлыгы Илһам Госман улы Валеев районыбызның гүзәл затларын язның иң гүзәл, якты бәйрәме-Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый.
"Хатын-кыз дөнья яратылганнан алып бүгенге көнгәчә тормышыбыз терәге, мәхәббәт, матурлык, илһам чыганагы булды. Газиз аналарыбыз безгә бетмәс-төкәнмәс сөю, наз бүләк итәләр. Сөйгән яр да, тугырылыклы тормыш иптәше дә Сез! Тормышыбызга җан җылысы өстисез, гаиләләребез учагын саклыйсыз.
Хатын-кызлар тормыш йөгендә ирләр белән бертигез тарталар. Авыл хуҗалыгын, медицина, мәгариф тармакларын фидакарь хатын-кызлардан башка күз алдына китереп булмый.
Кадерле хатын-кызлар, 8 Март бәйрәме сезгә шат елмаюлар, чәчәкләр бүләк итсен! Саф мәхәббәт, җан җылысы белән сөендерсен! Бәхет, иминлек һәм сәламәтлек телим сезгә!",-дигән сүзләр бар газетабыз аша юллаган тәбрикләүдә.
Фото yandex.ru
Нет комментариев