Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Моң чишмәсе нәселдән ургый...

Динар Бәдретдинов. Татар җыры, татар моңы дөньясында инде бу исемне тамашачы үз итәргә өлгерде, талантлы сәхнә остасы, сәнгать кешесе буларак таныды. Әлеге яшь якташыбызны, баянчы егетебезне инде телевизор экраннары аша да, төрле концерт-тамашаларда да еш күрә башладык. Аның татар халык көйләренә эшкәртмәләрен тыңлаганда ирексездән ләззәти туарылып киткәнлегеңне, сәхнәгә, янәшәсенә күңелең...

Динар Бәдретдинов. Татар җыры, татар моңы дөньясында инде бу исемне тамашачы үз итәргә өлгерде, талантлы сәхнә остасы, сәнгать кешесе буларак таныды. Әлеге яшь якташыбызны, баянчы егетебезне инде телевизор экраннары аша да, төрле концерт-тамашаларда да еш күрә башладык. Аның татар халык көйләренә эшкәртмәләрен тыңлаганда ирексездән ләззәти туарылып киткәнлегеңне, сәхнәгә, янәшәсенә күңелең белән күтәрелгәнлегеңне сизми дә каласың. Равил Курамшин, Кирам Сатиев, Рөстәм Вәлиев кебек татарның "ата баянчы"ларына өметле алмаш килүенә сөенү хисе өстәлә. Динарыбыз бик өметле баянчы. Бу фикерне инде сәнгать белгечләре дә курыкмыйча, шикләнмичә яңгырата башладылар. Инде үзе белән якыннанрак танышып алыйк. Әнисе Чүкәй авылы кызы. Әтисе Чехиядә хәрби хезмәт итү сәбәпле, ул шунда дөньяга килгән бала. Хәер, таныштыруны Динарның үзеннән дә артыграк, төгәлрәк итеп кем башкарыр соң. Әйдәгез үзен тыңлыйк.
"Миңа бер яшь тулгач әни белән Казанга күчеп кайттык. Әнием мине гел авылга алып йөрде. Күп вакытым биредә узгангамы, дәү әни белән дәү әти янында үстем диеп әйтүдә хаклык бар. Дәү әтием әтием урынына калды дип әйтергә дә була. Ул мине машина йөртергә дә өйрәтте, аның моңлы тальяны тавышларын тыңлап миңа да татар моңы сеңеп калды кебек. Әнием дә гармунына гашыйклыгы белән күңелгә кергән, аның еш кына баянны кулына алып моңланган чакларын хәтерлим. Шуңадырмы, ул мине 6 яшемнән үк музыка мәктәбенә бирде. Сәнгать юлын сайлавыма дәү әтиемә, әниемә бик рәхмәтлемен. Җиңел булмагандыр, миңа музыкаль белемемне дәвам итсен бу бала, дигән теләктәдер инде, кыйммәтле баян алып бирде",-дип яза Динар үзенең көндәлек дәфтәренә балачак хатирәләрен барлаган мәлдә.
Авыл мохите, әби-бабай янәшәсе үзенекен итә. Урыс телен кыенлык белән белүе аңа проблемалар да өстәп ала. Әмма баланың көчен, сәләтен күргән музыка укытучысы-Наталья апасы үз куенына, үз канаты астына ала, хәтта өйләренә килеп өстәмә дәресләр биреп китүне дә мәшәкать санамый. Өмет орлыгы шытымнарын бирә башлый: музыка мәктәбен гел "бишле"гә генә тәмамлый ул, аннан 4 ел музыка училищесында укуын дәвам итә, инде Казан Дәүләт консерваториясе стеналары аны профессиональ биеклеккә күтәрәләр.
(Тулырак газетадан укый аласыз).
Динар дәү әтисе Сәйдәр ага янәшәсендә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев