Узган уку елы йомгаклары буенча муниципаль район мәгариф идарәсе гомум белем бирү оешмаларының рейтингларын формалаштырды. Бу хакта район мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Садыйков белән әңгәмә кордык.
-Илсур Мансурович, мәктәпләрне болай бәяләүнең максаты нәрсәдә?
Бу беренче чиратта, гомум белем бирү оешмалары педагогик коллективларын мәгариф хезмәте күрсәтүне яхшыртуга мотивацияләү, белем бирүне оештыруның дәрәҗәсен күтәрү, укытуның сыйфаты, нәтиҗәлелеге, педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри казанышлары турында тулы, һәръяклы мәгълүмат алу өчен эшләнә.
-Гомум белем бирү оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге нинди критерийлардан чыгып бәяләнә?
-Мәктәпләргә укучыларның белем сыйфатына, милли мәгарифкә, сәләтле балалар белән эшләү системасына, тәрбия эшенә, куркынычсызлык тәэмин итү һәм сәламәтлек саклау, кадрларны үстерү сыйфатына карап бәя бирелде.
-Нәтиҗәләре ничегрәк булды соң?
-Гомум белем бирү оешмаларының рейтинглары санап кителгән барлык критерийлар өчен баллар суммасыннан формалаша. Безнең район урта гомум белем бирү мәктәпләренең рейтинглары түбәндәгечә (беренче графа -мәктәпләр, икенче-баллар суммасы, өченче-рейтинг коэффициенты):
Язманы тулысынча газетадан укый аласыз.
Илгиз Җамалиев әзерләде.
Фото
Нет комментариев