Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәдәният елына–олы мәдәни бүләк [фото]

Бүген Югары Тегермәнлек авылында күп функцияле мәдәни үзәк үзенең ишекләрен ачты. Әлеге бәйрәм тантанасында Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты һәм яңа объектка үзенең олы фатыйхасын бирде. Бу мәдәни үзәк соңгы елларда районыбызда заманча төзелгәннәренең дүртенчесе булып тора.

Үзәктә почта элемтәсе, китапханә Һәм клуб урнашкан. 10 миллион сумнан артык бәягә төшкән әлеге үзәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында гамәлгә ашырылуы программа нигезендә төзелгән. Фәрит Мөхәммәтшин авыл халкы белән очрашуында: "Соңгы еллардагы социаль объектларны актив торгызуга алынуыбыз авылларыбыз гөрләп торсын, халык аралашып яшәсен, мәктәпләребез ябылмасын, авыл белән шәһәр арасындагы социаль шартлар тигезләшүгә барсын дигән максатларда эшләнә",-диде. Мәдәни учакка сусаган югарытегермәнлеклеләр аңа, Татарстан җитәкчелегенә олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Аннан олы кунагыбыз район үзәгендә реконструкция бара торган гомуммунча бинасындагы эшләрнең барышы белән танышты. Шулай ук Кама ярында яңа файдалануга тапшырылган баскетбол мәйданчыгында яшьләр белән аралашты. Дәүләт Советы рәисе Балык бистәсе шәһәр җирлеге халык җыенында катнашты һәм чыгыш ясады. Әлеге чаралардан тулырак язмабыз белән газетабызның киләсе санында таныша алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X