Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

МЧС Татарстанда көчле җил һәм яшенле яңгыр булачагын кисәтә

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанда 7 июньдә урыны белән республика буенча төньяк-көнбатыштан секундына 15 - 18 метрга кадәр (Казанда секундына 15 метрга кадәр) көчәючән җил белән яшенле яңгыр булуы көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе кисәтүе буенча, көчле җил һәм яшенле яңгыр вакытында урамда булганда электрүткәргеч линияләр, агачлар, реклама такталары, стендлар, өй кәрнизләре кебек әйберләр яныннан ераграк булу сорала, черегән агач һәм начар түбәләр астында торырга киңәш ителми, дип хәбәр итә "Татар-информ". Имгәнүләр алудан сак булу өчен, бинага кереп торырга кирәклеге әйтелә.

http://matbugat.ru/news/?id=19041

фото интернет чыганаклардан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев