Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Күзләрендә шатлык яшьләре...

Әле шушы көннәрдә генә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рашат Хәбибуллин, район халыкны социаль яклау бүлеге һәм Рус Әшнәге авыл җирлеге Советы вәкилләре белән Бөек Ватан сугышы ветераны Раиса Ивановна Пронинаны 90 яшьлек юбилее белән котлап, аңа РФ Президенты котлавы һәм муниципаль район башлыгының бүләген тапшырдылар.

Үзенә мондый олы игътибар күрсәтелүенә сөенеп ветеран күз яшьләрен сөртеп рәхмәтен җиткерде. Котларга килүчеләр белән яшьлек хатирәләрен дә уртаклашты.
Сугышның беренче көненнән авылдан бер төркем ир-егетләр Ватанны сакларга киткәч Раиса да читтә калмый, 17 яшеннән фронтка алына. Казанда оештырылган зенитчылар подразделениесендә кыска вакытлы күнекмәләр үтеп, хәрби ант биргәч аларны сугыш кырына озаталар. Ул башкалабыз Мәскәүне фашист илбасарларыннан саклауда катнаша. Туктаусыз һөҗүмнәргә алар да көчле ут белән җавап бирәләр. Барысына да түзә кыз. Үз язмышына төшкән кыенлыкларны ир-егетләргә хас батырлык белән үткәрә. Илебез башкаласын фашистлардан саклауда күрсәткән кыюлыклары өчен "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә ул. Шуннан соң Украина, Белоруссияне азат итүдә актив катнаша. Ә менә күп еллардан бирле зур түземсезлек белән көтеп алган Җиңү көнен генә Берлинда каршыларга насыйп булмый аңа. 1945 елның 23 февралендә каты яраланып госпитальгә озатыла. Хәрби табиблар аның гомерен саклап калу өчен шактый күп көч, тырышлык куялар. Тәненнән дистәләгән снаряд кыйпылчыкларын чүплиләр. Шулай да берсе йөрәк астында әле бүгенгәчә аңа тынгы бирми. Сугышның каты бәрелешләрен искәртеп әледән-әле сызлата.
Район җитәкчелеге һәм мәктәп коллективы котлавына аеруча нык сөенде ветеран. Ни дисәң дә, сугыштан соң озак еллар дәвамында ул балаларга белем бирүдә эшләгән. Шуңа бүген дә әле мәктәп укытучылары белән укучылар өенә килеп ярдәм күрсәтәләр аңа. Әле менә бу юлы да мәктәп коллективы вәкилләре котлаган бер мәлдә, кинәт өйдә телефон чылтырады. Сугыш ветеранын ерак туганы гомер бәйрәме белән котлады. Хәер, бу көнне аны туганнары, якыннары гына түгел, элеккеге укучылары да ихлас күңелләреннән туган көне белән котлыйлар.
Раиса Пронина котлау кабул итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев