Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 1 декабрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Көндез республиканың күпчелек районнарында кар, юеш кар һәм пыскак якгыр явуы көтелә. Урыны белән бераз буран чыгу ихтималы да бар. Юлларда - бозлавык. Җил көньяктан исә, уртача тизлектә.
Татарстанда уртача һава температурасы көндезге сәгатьләрдә 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы булачак.
Казанда - 0-3 градус җылы булыр дип фаразланыла.
2 декабрьгә каршы төндә кар, юеш кар һәм кайбер районнарда яңгыр явачак. Урыны белән буран чыга. Һава температурасы 4 градус салкын булачак.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51548
Фото: http://thenews.kz/static/news/9/2/92XUjNHB.jpg
Нет комментариев