Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Кыш Балык Бистәсеннән китәргә ашыкмый: 20 градуска кадәр салкынайта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 15 мартта, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республика районнарында урыны белән кар явачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исә.

Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 7-12, аязган вакытта - 17 градуска кадәр салкынайта. Көндез 3-8градус салкын булачак.

Казанда төнге сәгатьләрдә - 5-8, аязганда - 11, көндез 2-5 градус салкын булачак.

16 мартка каршы төндә явым-төшем күзәтелми, томан төшү ихтималы саклана. Һава температурасы 9-14, аязганда 15-20 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык саклана.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/55233

фото: http://regionorel.ru/upload/iblock/5e2/5e29421f4480a3f932c22a5de8be12d9.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һава торышы кыш китәргә ашыкмый