Күпчелек районнарда кар явачак
Көн темасы

Күпчелек районнарда кар явачак

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 16 декабрьдә, болытлы, төнлә - аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республиканың күпчелек районнарында бераз кар ява, урыны белән буран чыгу ихтималы бар. Юлларда бозлавык саклана, төньяк-көнчыгыштан талгын җил исә.

Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 4-9, аязган вакытта 11 градуска кадәр түбән төшә. Көндез 5-6, кайбер районнарда 7 градуска кадәр салкын булачак.

Казанда төнге сәгатьләрдә - 5-7, көндез - 3-5 градус салкын булыр дип фаразланыла.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/52091

Фото: http://oboi.kards.qip.ru/images/wallpaper/03/b8/47107_1280_800.jpg


кар

Нет комментариев