Күпчелек районнарда кар ява
Көн темасы

Күпчелек районнарда кар ява

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 17 ноябрьдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итә.

Ттаарстанның күпчелек районнарында бүген бераз кар явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан исә, уртача тизлектә. Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин, сак булыгыз.

Татарстанда көндезге уртача һава температурасы 2-7 градус салкын булачак. Казанда исә 2-4 градус чамасы салкын булыр, дип фаразланыла.

18 ноябрьгә каршы төндә Татарстанда болытлы һава торышы саклана. Кар ява. Һава температурасы 9-13 градус салкын булачак.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51004

Фото: http://www.7dach.ru/image/600/00/00/71/2013/12/07/79611f.jpg


кар

Нет комментариев