Кабат 21 градуска кадәр салкынайта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 15 гыйнварда, кар, юеш кар явачак.
Республиканың кайбер районнарында бозлавык, төнлә һәм иртән томан төшүе көтелә. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исә.
Татарстанда төнге сәгатьләрдә һәм көндез дә 3-8 градус салкын булачак. Аязган вакытта һава температурасы 12 градуска кадәр түбән төшәргә мөмкин.
Казанда төнлә - 3-8, көндез - 3-6 градус салкын булыр дип фаразланыла.
16 гыйнварга каршы төндә аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк, урыны белән кар. Һава температурасы - 11-16, аязган вакытта 21 градуска кадәр салкынайта.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/53045
Фото: http://wallpaperscraft.ru/image/cached_4812_4320x3240.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев