Иртәгә аязучан болытлы һава торышы көтелә
Көн темасы

Иртәгә аязучан болытлы һава торышы көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, иртәгә - 23 июльдә, республикада аязучан болытлы һава торышы хакимлек итә. Көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак. Урыны белән яшен булуы көтелә.

Яшен вакытында көнбатыш, көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 20 метрга җитеп көчәюе ихтимал.

Һава температурасы төнлә - 9-14, көндез - 18-23 градус җылы булачак. Казанда да яңгыр яварга мөмкин. Башкалада һава температурасы төнге сәгатьләрдә - 11-14, көндез 20-22 градус җылы булачак.

24 июльгә каршы төндә дә кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Һава температурасы 9-14 градус җылы.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/46613

Фото: ukrcity.net


яңгыр явачак

Нет комментариев