Иртәгә 32 градус җылы булачак
Көн темасы

Иртәгә 32 градус җылы булачак

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 17 июньдә, аязучан болытлы һава торышы саклана.

Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез яшенле яңгыр көтелә. Көнчыгыш, көньяк-көнчыгыштан талгын җил исә. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 18 метрга җитеп көчәю ихтималы да бар.

Һава температурасы төнлә - 13-18, көндез - 27-32 градус җылы булачак.

http://baltasi.ru

Фотосы: liveinternet.ru


Нет комментариев