Игътибар! Томан төшүе көтелә
Татарстан буенча Гидрометеорология идарәсе хәбәр итүенчә, 24 гыйнварда көндез һәм төнлә республиканың кайбер районнарында томан булуы фаразланыла. Күз күреме 500 метрга кадәр һәм кимрәк булыр дип көтелә.
Балык Бистәсендә бүген матур һәм кояшлы.
Иртәгә һава торышы аязучан болытлы, кар явуы ихтимал. Төнлә температура - 10-15 градус салкын, урыны белән 19 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Көндез исә 8-13 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык, сак булыгыз!
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/53410-ig'tibar-toman-tөshүe-kөtelә.html
Фото: http://img-fotki.yandex.ru/get/4606/g-pestowa.5/0_67e00_9d8c957d_XXL.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев