Игътибар, Татарстанда боз яву ихтимал
Көн темасы

Игътибар, Татарстанда боз яву ихтимал

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кабат кисәтү белән чыкты.

Синоптиклар фаразлавынча, иртәгә - 10 июньдә, Татарстанда яшен булуы мөмкин, кыска вакытка көчле җил чыга. Көчәйгән вакытта көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга (Казанда - 15-18 метр) җитәчәк.

Республиканың кайбер районнарында боз яварга мөмкин. Казанда боз яву ихтималы юк дәрәҗәсендә, диелә.

http://intertat.ru

Фото: tdnu.ru


Нет комментариев