Игътибар, һава торышы бозыла!..
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе алдагы көннәрдә - 20-23 ноябрьдә, һава торышының сизелерлек үзгәрәчәге турында хәбәр итә.
Һава торышының көйсезләнүе Россиянең Европа территориясенә тирән циклон керүе белән бәйләп аңлатыла. Иртәгә, 21 ноябрьдә, юеш кар явуы күзәтеләчәк. 21е көнне юеш карны урыны белән, аеруча республиканың көнбатыш районнарында яңгыр алмаштыра. Буран булу ихтималы бар - күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Юлларда бозлавык, кар көртләре саклана.
22-23 ноябрьдә Татарстанда яңгыр яву ихтималы зур, җилнең тизлеге секундына 15-20, кайбер урыннарда 24 метрга кадәр җитә. Һава температурасы 0 градустан югары булачак.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51114
Фото: http://podkat.com/uploads/posts/2010-12/1293398120_002bt1ss.jpeg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев