Игътибар, һава торышы бозыла!
Көн темасы

Игътибар, һава торышы бозыла!

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә-мохитне күзәтү идарәсе республикада һава торышының бозылуы турында кисәтә.

Бүген, 22 гыйнварда, кич, төнлә һәм иртәгә иртән кар явуы, буран чыгуы көтелә. Буран вакытында күз күреме 1 чакрымнан да кимрәк булачак. Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-16 метрга җитәчәк. Игътибарлы булыгыз - юлларда кар көртләре һәм бозлавык саклана.

Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/53370

Фото: https://im3-tub-ru.yandex.net/i?id=7b7caa6c13dae5ec87da2e2471e8a4e5&n=33&h=190&w=285


кар буран

Нет комментариев