Игътибар, һава торышы бозыла!
Көн темасы

Игътибар, һава торышы бозыла!

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый кисәтү таратты.

Синоптиклар фаразлавынча, иртәгә - 6 сентябрьдә, республикада көньяк-көнбатыштан искән җилнең көчәюе көтелә. Көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитә.
Төнлә һәм иртәгә иртән көчле яңгыр, яшен булуы ихтимал.

Фотосы: mamadysh-rt.ru


Нет комментариев