Җиңелчә буран көтелә һәм томан
Көн темасы

Җиңелчә буран көтелә һәм томан

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 28 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республиканың кайбер районнарында кар явачак, җиңелчә буран чыгу ихтималы да бар. Төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә җил исә.

Татарстанда уртача һава температурасы төнлә 5-10, аязган вакытта 14 градуска кадәр салкын булачак. Көндез 1-6 градус чамасы салкын булуы көтелә.

Казанда төнге сәгатьләрдә - 5-9, көндез 1-4 градус салкын.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51457

Фото: http://www.stihi.ru/pics/2014/11/06/10649.jpg


буран

Нет комментариев