Быелгы Сабантуй балалар өчен аеруча күңелле үтте
Үзәк мәйданда күңелле концерт һәм көрәш гөрләгән вакытта янәшәдәге мәйданчыкларда балалар өчен уеннар барды.
Элек-электән килгән милли уеннарны балалар иҗат үзәге коллективы оештырып йөрде. Капчык киеп, кашыкка йомырка куеп йөгерү, күз бәйләп чүлмәк вату, көянтә белән су ташу дисеңме - һәрберсендә кызлар һәм малайлар чират торып катнашты. Теләсәң, шигырь сөйләү, җыр башкау мөмкинлеге дә бар иде. Аннан ата-аналар һәм балалар концерт номерлары белән ярыштылар. Соңыннан флеш-моб үткәрергә җыелдылар. Катнашучылар берсе дә бүләксез калмады.
Моннан тыш, узган елдан аермалы буларак, балаларга күңел ачу атракционнары эшләде биредә. "Пищера Дракона"да шуып төшү дисеңме, батутта сикерү, поездда йөрү, карусельдә әйләнү, резина таганда атыну мөмкинлекләре тудырылган иде. Явып үткән яңгыр берсен дә куркытмады. Балалар һәрбер чарада катнашып калырга ашыктылар.
-Һава торышы үзгәреп китү сәбәпле без Сабантуйга соңрак килдек. Шулай да балалар белән төрле чараларда катнашырга өлгердек. Шәһәрдән кайткан кунакларыбыз да безгә ияреп рәхәтләнеп күңел ачтылар. Быел бәйрәмгә яңалыклар керткәннәр. Бигрәк тә балалар өчен аеруча тырышканнар,-ди Алсу Сафина. "Мин капчык киеп йөгердем, чүлмәк ваттым, шигырь дә сөйләдем әле,- диеп, җиңеп алган бүләкләрен миңа күрсәтә бакча баласы Айсылу. "Мин дә күп бүләк җыйдым, барлык уеннарда да катнаштым",- дип сүзгә кушылды янәшәдә басып торучы кечкенә Айдар.
Гөлназ Зарипова.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев