Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 22 сентябрьдә безне явым-төшемсез, аязучан болытлы һава торышы көтә.
Көн дәвамынңа көньяк-көнбатыш тарафтан талгын җил исә. Көндезге һава температурасы Татарстанда - 21-26, Казанда 23-25 градус җылы булачак.
23 сентябрьгә каршы төндә дә явым-төшем вәгъдә ителми. Һава температурасы 9 градус чамасы булачак.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/48971
Фото: http://img-fotki.yandex.ru/get/6412/137106206.178/0_97032_8e443feb_orig.jpg
Нет комментариев