Әбиләр чуагы китәргә ашыкмый
Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 28 сентябрьдә, республикада явым-төшем көтелми.
Бүген аязучан болытлы һава торышы хакимлек итә, көньяк һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Татарстанда көндезге һава температурасы 22-27 градус тәшкил итә. Казанда 23-26 градус җылы булачак.
29 сентябрьгә каршы төндә республиканың кайбер районнарында инде кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Һава температурасы 11-16 градус җылы булачак.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/49110
Фото: http://margaritashever.ucoz.ru/_nw/3/73690746.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев