Бүген явым-төшем көтелми
Көн темасы

Бүген явым-төшем көтелми

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 6 июльдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Төнге сәгатьләрдә урыны белән яуган яңгырлар көндез кабатланмый. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын җил исә.

Һава температурасы көндезге сәгатьләрдә Татарстанда - 22-27, Казанда - 23-25 градус җылы булачак.

intertat.ru

Фотосы: http://grodno24.com


Нет комментариев