Бүген, 22 сентябрьдә, республиканың күпчелек районнарында яңгыр явачак. Көннең беренче яртысында, аеруча иртәнге сәгатьләрдә, яшенле яңгырлар да көтелә. Җилнең тизлеге секундына 18 метрга җитеп көчәю ихтималы да бар.
Көндезге һава температурасы чагыштырмача җылы булачак: Татарстанда - 15-20, Казанда 15-17 градус.
23 сентябрьгә каршы төндә яңгыр ява, һава температурасы 6-11 градус җылы булачак.
Нет комментариев